Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Махсус хәрби операция геройлары-безнең авылдаш егетләр!"

  19 апрель көнне Апаз авыл мәдәният йортында вакытлыча ялга кайткан СВО егетләре белән "Махсус хәрби операция геройлары-  безнең авылдаш  егетләр!" дип исемләнгән  бик җылы очрашу оештырылды.  Апаз авыл җирлеге башлыгы Раушан Фарадисович, "Ватан "күмәк хуҗалык җитәкчесе Мансур Готович, районнан килгән  кунагыбыз Эльвира Шамилевна , Апаз мәктәбе директоры Раушан Хакимович, мөхтәрәм авылдашларыбыздан егетләребезгә иң изге теләкләр әйтелде.  Клуб хезмәткәрләре тарафыннан матур җырлар , Апаз мәктәбе укучылары тарафыннан шигырьләр һәм бию  белән  үрелеп күңелле чара булды.  Үзләрендә кыюлык табып,  авылдашлар, укучылар белән очрашуга килгәннәре өчен  егетләргә чиксез зур рәхмәт.  Илебездә тынычлык урнашып,  егетләр барысы да туган нигезләренә исән- сау әйләнеп кайтсыннар иде дигән теләктә калабыз.