"Авылыбыз чисталыгы үзебезнең кулларда!"
Табигатьнең киләчәге, бөтенлеге кеше кулында.Экология проблемасының үзебез яши торган җирдә, тирәлектә дә чагылуы борчуга сала. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аеруча кызыксынучанлык хас булганлыктан, алар бигрәк тә үзләрен урап алган мөһит, тирәлек, табигатькә игътибар итәләр.Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шуның өчен "Гөлчәчәк " балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан "Авылыбыз чисталыгы үзебезнең кулларда!" дип исемләнгән экологик тәрбия сәгате үткәрелде.
Балаларга:
-табигатькә мәһәббәт, үсемлекләргә , төрле җан ияләренә сакчыл караш тәрбияләү;
-табигать кочагында үзеңне дөрес тоту, чүпләр ташлап калдырмау;
- яшәгән авылыңдагы чисталыкны сакларга өйрәнү кирәклеге аңлатылды. Алар үзебезнең төбәк табигате тасвирланган китаплар белән дә таныштылар.