Бездә кунакта рухи дөнья җәүһәрләре
24 март көнне Апаз мәдәният йортында Татарстанның танылган язучылары,шагыйрьләре белән очрашу кичәсе булып үтте. Әлеге очрашуны Мирҗәм авылында туып үскән якташыбыз - галим, шагыйрь Рифат Җамал оештырды.Кичәгә танылган җырчы Алмаз Хамзин үзенең дәртле җырлары белән тагын да ямь өстәде. Очрашу кичәсе кунакларыбызның матур чыгышлары, җырчыларыбызның моңлы җырлары белән үрелеп барылды.