Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Инсафлының теле саф" ( викторина)

Туган тел ул 2000 елдан башлап ел да 21 февраль көнне үткәрелеп килә торган зур бәйрәм. Шул унайдан Апаз урта мәктәбендә туган телгә багышлап , 5- сыйныф укучылары арасында, авыл китапханәчесе викторина үткәрде. Китап күргәзмәсенә обзор ясалды. Укучылар туган тел турында, татар язучыларының әсәрләрен тирән белү осталыкларын күрсәттеләр. Бу чарада 10 бала катнашты.