"Туган көнең - юбилеең белән!"
18 январь көнне Апаз мәдәният йортында 40 ел мәдәният йорты директоры вазыйфасын башкарган , 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Михайлов Булат Фёдор улының юбилей кичәсе булды. Кичәне авыл җирлегенә караган мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр оештырды. Юбилярны котлау өчен район мәдәният өлкәсе җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыгы, авылдашлар чакырылды.Кичәне сценарий нигезендә Апаз авылы китапханәчесе алып барды. Юбилярга багышлап презентация эшләнде һәм халыкка күрсәтелде. Бәйрәм бик күңелле үтте. Кичәдә 140 кеше катнашты.