Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Табышмак- зиһен ачкычы"

Табигатькә сак караш тәрбияләүдә китапларның өлеше зур . Балалар китаплардагы әсәрләр аша табигать күренешләренә,урман-кырлардагы, болыннардагы үсемлек-агачларга, тереклеккә зыян салмаска, һәр нәрсәгә хөрмәт белән карарга өйрәнәләр.6 январь көнне 2-3 сыйныф укучылары арасында табигать күренешләре турында табышмаклар буенча  конкурс-викторина үткәрелде.3 сыйныф укучылары җиңү яулады. Җиңүче командага бүләк тапшырылды.