Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Көз керде, тәүге кыңгырау чыңына манып безне!" Файдалы киңәшләр сәгате, библиографик дәрес

Апаз авыл китапханәчесе нәниләрне яңа уку елы башлану белән котлады. Укучылар өчен Белем иленә мавыктыргыч сәяхәт башланды. Чара барышында балалар төрле халыкларның Белем көне ничек узуы, шул ук вакытта кызыклы гореф-гадәтләрнең нинди булуы турында кызыксынып белделәр. Уку елы башланды. Алда укучыларның авырлыклары күп, әмма җиңү шатлыклары да аз түгел. Китапханәдә бәйрәм чаралары тәмамланды, ләкин китапханә үз ишекләрен япмый. Апаз авыл китапханәсендә укучы барлык укучылар да китапның авыр минутларда аларга авыр сорауга җавап табарга һәм авыр контроль әшләрдән  соң җанны дәваларга ярдәм итәчәген беләләр.