"Китап-тормыш көзгесе" Әдәби мәйдан
31 июль көнне Каратай авылында әдәби мәйдан үткәрелде. Анда Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Роберт Миңнуллин,Сәйдә Зыялы, Шәфикъ Иматдинов, Рифат Сәлах, Әнәс Хәсәнов шигырьләре яңгырады. Шулай ук авыл халкы да үзләре иҗат иткән шигырьләре белән чыгыш ясадылар. Үзешчәннәрнең җырлы-моңлы уеннары бу кичәгә тагын да ямь өстәде.