Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Тукай дөньясына “сәяхәт “”Халкымның йөзек кашы”

Максаты:  Балаларда Габдулла Тукай иҗаты белән кызыксынуны арттыру, аның әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү, балалар кулы белән эшләнгән эшләнмәләр белән таныштыру

Китапханәче  кыскача Тукайның биографиясе белән таныштырды,

 “Шүрәле” әкиятен сөйләде, балалар кул эшләнмәләрендәге шүрәлене таптылар, әкият безне нәрсәләргә өйрәтте, шуны ачыкладылар.

Сабирзянова Хәлимә һәм Гарифуллина Фәния кәҗә белән сарык маскасы киеп, китапханәче белән бергә “Кәҗә белән сарык” әкиятен башкардылар.

Аннары балалар әкият исемен, геройларны атадылар, Тукай бу әкияте белән нәрсә әйтергә теләгәнлеге турында фикер алыштылар.