Туган тел һәм шигърият көне уңаеннан тематик кичә”И,Туган тел! И,матур тел!”
Максаты: Балаларда Габдулла Тукай иҗаты белән кызыксынуны арттыру.
Әкрен генә”Туган тел” көе яңгырый.
Балалар бу җырның исемен атадылар, сүзләрен кем язганын әйттеләр.
Китапханәче кыскача Тукайның биографиясе белән таныштырды.
Тахавиева С.”Бала белән күбәләк”җырын башкарды. Балалар бу җырның исемен атады.
Сабирзянова Ания “Туган авыл” шигырен сөйләде.
Гаптельхәев Алмаз “Кызыклы шәкерт” шигырен башкардылар.
“Елның дүрт фасылы” шигыре яңгырады,балалар ел фасылларын атадылар,шигырьнең исемен авырлык белән булса да,әйттеләр.
Маматҗанов Ихтияр “Гали белән кәҗә” шигырен сөйләде.
Кызлар”Карлыгач” җырын башкардылар.
Тукай шигырьләрен укыганда төшеп калган сүзләрне таптылар.
Муллаянов Руслан”Безнең гаилә” шигырен сөйләде.
Тухфатуллина Эльвира башкаруында “Эшкә өндәү” шигыре яңгырады.
Г.Тукайга багышлап эшләнгән кул эшләнмәләре конкурсына йомгак ясалды, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Кичә “Туган тел “ җыры белән тәмамланды.