Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Изге чишмә агып чыга җир куеныннан” дип исемләнгән викторина

“Туган як тарихын өйрәнүчеләр” клубына йөрүче Мухаметдинова Чулпан яңа мәгълуматлар җиткерде.
Аннары викторина сораулары яңгырады.  Викторина сорауларын китапханәче кычкырып укып барды, печатьләнгән варианты да өстәлгә куелган, уенчылар җавапларны кәгазь битенә яза бардылар. Соңыннан җавапларны кычкырып укыдык, анализладык, һәр җавапка китапханәче тулы аңлатма бирде,иде иң күп дөрес җавап язучы- Галяветдинова Алисә булды, ә иң тулы җавапларны Хазиева Кадрия белде.