Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Ут дус та, дошман да була ала”исемле белешмә мәгълүмат сәгате

Китапханәче “Ут дошманга әйләнмәсен” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды, катнашучыларны шәхси йортларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырды. Мунча мичен якканда һәрвакыт саклык чараларын төгәл үтәргә чакырды.

Китапханәче көндәлек кулланыш техникасы кулланганда ничек итеп янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә икәнен аңлатты. Шулай ук газ приборларын кулланганда нинди кагыйдәләрне искә тотарга, газ исе чыкса, газ приборларының төзеклеге шик тудырса, үзеңне ничек тотарга һәм кая мөрәҗәгать итәргә икәнлеге хакында сөйләде. Өлкәннәргә балалар белән даими аңлату эшләре алып барырга кирәклеген төшендерде.

Аннары “Ут дошманга әйләнмәсен” исемле электрон презентация белән таныштык.