Сәламәтлек дәресеСәламәт булсын тәнегез, көр булсын күңелегез!”
Башта китапханәче “Сәламәтлек – тормыш нигезе” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды.
Аннары авылыбызның фельдшеры Камалова Альбина “Сәламәт булыйм дисәң” дип исемләнгән доклад укыды. Докладта өлкәннәрне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, җиңелчә физкультура ясарга, саф һавада күп булырга, кәефне күтәрергә өйрәтте.
Китапханәче җитмеш яшьтән өлкәннәрне скандинавиялеләрчә йөрергә өйрәтте, үзе дә чаңгы таяклары тотып, өлкәннәр белән бергә шөгыльләнде.