Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Балалар өчен викторина “Галәмгә юл ачык”.

Максаты : Балаларга космонавтика көнен аңлату, аның 55 еллыгын билгеләп үтү, бүгенге көндә космос белән бәйләнешләрнең әһәмиятен аңлату.

Башта балалар “Галәмгә юл башы “ дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштылар.

Аннары  балаларга дөньяда беренче буларак, Ю.А.Гагаринның космик корабль белән галәмгә күтәрелү тарихы сөйләнде. Бераз беренче космонавтның тормыш юлы белән танышып үттек.

Викторина «Сорау-җавап “ уены тибында оештырылды, уенда барлык укучылар да  катнаша,алар бирелгән сорауларга  дүрт җавап арасыннан бер дөрес җавапны сайлап җавап бирергә тиеш,уенчының кайсы җавап бирсә дә ярый, кул күтәреп кенә җавап бирергә рөхсәт ителә, дөрес  җавап саналып бара,иң күп җавап бирүче -җиңүче.Сораулар космонавтлар,галәм белән бәйле иде. Уенда укучылар актив  катнашты, иң күп дөрес җавап бирүче –Маматҗанов Ихтияр-6, Габделхаев Алмаз-5 җавап иясе.

 

Ахырдан хәзерге заманда космик техника ярдәмендә нәрсәләр эшләп булганы турында сөйләштек, ”алардан башка нишләргә?” ,-дигән сорау куелды.

Укучылар Интернетсыз,компьютерсыз , кәрәзле телефонсыз үз тормышларын күз алдына китерә алмаганын әйтте.

Уен куелган максатны үтәде.