ИПЧ ”Китап булсын якын дустың”
Максаты: Балаларга Халыкара балалар китабы көнен аңлату, балаларда китапка хөрмәт уяту.
Мәктәп укучылары язгы каникулларга киткәнче 21-29 нчы март –халыкара балалар китабы атналыгы уңаеннан шушы чорда иң күп китап укучы балага конкурс игълан ителгән иде.Конкурсның шарты – балалар китапны кире кайтарганда китапханәченең шушы китап буенча бирелгән сорауларына җавап бирергә тиеш иде.
Башта шушы конкурска йомгак ясалды. Иң күп китап укыган,сорауларга төгәл җавап биргән Тухватуллина Эльвира беренче урынга лаек булды, ул 25 балалар китабы укыды, икенче- Сибгатуллина Алинә- 15,өченче Муллаянов Руслан-10 китап укыды,калганнары:Алмаз-9, Сөмбел-6, Ания-3, Ихтияр-2. Җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре тапшырылды.
Иң элек Даниядә 1805 нче елның икенче апрелендә танылган әкиятче Ганс Христиан Андерсон туган икәнен билгеләп үттек.Аның “Русалочка”,”Гадкий утенок”,”Дюймовочка”,”Аисты”әкиятләрен искә төшердек. Халыкара балалар китабы шурасының карары нигезендә икенче апрель Халыкара балалар китабы көне итеп билгеләнә. Без бу бәйрәмне 1967 нче елдан башлап билгеләп үтәбез.
Балалар китап иле буйлап сәяхәт иттеләр.
Иң элек “Белем иленә юл – китап аша!” дигән җөмләне кем ничек аңлавы белән кызыксындык. Балаларга татар, рус һәм инглиз телен өйрәнергә ярдәм итүче китаплар сериясе, әдәпкә өйрәтүче китап, балалар җырлары тупланган китап, ”Балачак энциклопедиясе” сериясендәге китаплар, “Уйный-уйный үсәбез” сериясендәге китаплар белән таныштык.
Аннары балалар өчен эшләүче “Халкымның йөзек кашы “дип исемләнгән китап күргәзмәсеннән Г.Тукай әсәрләре, шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштык. Мәшһүр Г.Тукаебызның әсәрләрен, татар әдәбиятының борынгы чорыннан башлап бүгенгегә кадәр дөнья күргән күренекле әсәрләрен гарәп телендә бастырып чыгарырга җыенуларын укып куандык , димәк бөтен мөселман дөньясы татар китаплары белән якыннан танышачак. Балалар Тукайның әкиятләрен бик яратуларын билгеләп үттеләр. Тукайга багышланган конкурс уңаеннан Тукай шигырьләрен ятларга, әкиятләрен өйрәнергә тәкъдим ителде.