Кроссворд кичәсе ”Кошлар кайткан җылы яклардан”
Максаты: Балаларга Халыкара кошлар көнен аңлату, кошларны танырга, яратырга өйрәтү.
1 нче апрель -халыкара кошларны саклау көне. Кошлар безнең тормышта зур роль уйный.Алар тирә-юньне корткычлардан саклыйлар,чүп үләннәрнең орлыкларын юк итәләр.Үзләренең матур җырлары белән безнең тормышыбызны матурлыйлар.Тик кызганычка каршы, соңгы вакытта безнең канатлы дусларыбыз саны бик нык кимеде, кайбер төрләре бөтенләй юкка чыкты, шуңа күрә дә , 1905 нче елда билгеләнгән кошлар саклау көне 1994 нче елдан башлап яңадан игълан ителде.
Кошлар турында мәгълумат алдык: безнең якларда кышлый торган һәм күчмә кошлар турында, кошларның үзенчәлекләре, яшәү тирәлекләре, тукланулары хакында сөйләштек.
Г. Х. Андерсенның “Ләкләкләр” әкиятен укыдык.
Аннары кошлар турында кроссворд чиштек. Кроссвордны чишү өчен кошлар турында шигырь-табышмаклар укыдым, кем шул кошларны белә, шул кул күтәреп җавап бирде.
Тухватуллина Э. “Тургай”ны белде, китапханәче тургай белән таныштыра, Тахавиева С. “Тукран”ны атады , аннары”Кошлар” исемле китап –Казан:Тат.кит.нәш.-2013., турында күбрәк мәгълумат алу өчен тукран турында укыды. Муллаянов Р. карганы белде, кара каргалар һәм аларның әһәмияте турында сөйләштек, балалар инде кара каргалар килгәнен әйтте.Сабирзянова А. чыпчык, ләкләкне атады. Маматҗанов Ихтияр сандугач, аккош, сыерчыкны дөрес әйтте, Гаптельхаев Алмаз карлыгач исемле җавапны атады, кошлар турында кызыклы информация сөйләнде.
Без кошларны сакларга, аларга оялар куярга, кыш көннәрендә азык табарга ярдәм итәргә, ояларын туздырмаска, йомыркаларын ватмаска тиеш. Бу турыда балалар үзләре сөйләде..
.
Арча районының КЫЗЫЛ КИТАБЫНА кертелгән кошлар белән таныштык.
Кичә максатка иреште.