Балалар белән әңгәмә “Нәүрүзбикә килсен уңыш алып"
Максаты : 1. Нәүрүз бәйрәмен аңлату, милли йолаларыбызга мәхәббәт уяту.
2.Г.Гыйльмановның “Самат батыр” һәм Җ.Дәрзамановның “Карурман кунаклары” исемле китапларындагы яз турындагы шигырьләре белән танышу. Күргәзмәдәге журналлардан Нәүрүз турында шигырьләр табу.
Балалар югарыда күрсәтелгән китаплардан шигырьләр сөйләделәр, яз турында җырлар башкардылар, Нәүрүз бәйрәменең килеп чыгу тарихы, ничек уздырылуы турында сөйләштек. Нәүрүз бәйрәменнән бер күренеш күрсәттеләр. Тахавиева Сөмбел Мари республикасында Бәрәңге районында Нәүрүз бәйрәмендә катнашуы, бәйрәмнең ничек узуы турында сөйләде.
Әңгәмә куелган максат иреште.