Балалар өчен информацион-белешмә сәгать “Дөнья матур булсын дисәң, үзең үзгәр”
Максаты : Балаларга “матурлык” төшенчәсен аңлату, кешенең эчке һәм тышкы матурлыгын күрсәтү , тирә-юньдәге матурлыкны күрү аша дөньяга карашны үзгәртү, кино сәнгате турында сөйләшү.
Башта тышкы һәм эчке матурлык турында сөйләштек. Балалар матурлыкның ничек итеп тирә-юньне үзгәртергә сәләтле икәнлеге турындагы сорауларга җаваплар бирделәр.
Китапханәче күп итеп матур әдәбият укырга тәкъдим итте, 2016 нчы елның Россиядә Кино елы икәнен билгеләп үтте, логотибы белән таныштырды.” Без үтереш, урлашулар турындагы киноларны түгел, матурлыкка, тәртипкә өйрәтә торган киноларны карарга өйрәник, монстрлар турындагы мультфильмнарны матурларына алыштырыйк. Интернетта да кадерле вакытыбызны төрле сайтларда түгел, ә махсус балалар өчен эшләнгән “Вебландия” сайтына кереп үзебез өчен кирәкле мәгълуматны табарга өйрәник. Бүген без шушы сайтка кереп киноның тарихы белән танышабыз,”- дип дәвам итте.
Аннары кино тарихы белән таныштык.
“Вебландия” сайтына кереп, андагы сәнгать, аның кино турындагы бүлегендә кунак булдык. Аннары шул сайтта хайваннар дөньясы белән таныштык.
Соңыннан Тукай әсәрләре буенча мультфильмнар карадык.