Балалар белән әңгәмә" "Телен сөйгән- илен сөйгән"
Максат : Татар теленең татар балалары өчен ни кадәрле якын һәм кадерле икәнен аңлату,балаларда татар китапларына ихтирам хисе уяту.
Кереш сүз егерме беренче февральнең Халыкара Туган тел көне итеп билгеләп үтелүен, татар телен саклау һәм үстерүнең зарурлыгы турында аңлатудан башланды.
Каюм Насыйриның “Адәм... үзенең туган телен кагыйдәсез дә белер...” дигән сүзләре белән таныштык, аның мәгънәсенә төшендек.
Әңгәмәдә катнашучылар туган телгә үз мөнәсәбәтләрен аңлаттылар, аеруча укытучы Гарифуллина Фәниянең сүзләре күбебезне уйланырга мәҗбүр итте: ”Татар теле – безнең туган телебез, әти-әни, әби-бабаларыбыз теле, без татар булуыбыз белән горурланырга тиеш”,-диде.
Г.Тукай сүзләренә язылган “Туган тел”җыры яңгырады.Барыбыз да аягүрә тыңладык, алда әйтелгән сүзләрне раслау кебек килеп чыкты бу җыр.
Укытучы Сабирзянова Хәлимә Григоре Виеруның “Туган тел” (Р.Миңнуллин тәрҗемәсендә) шигырен укыды.
Китапханәче Шәйхи Маннурның “ Яхшы бел” шигырен укыды.
Балаларның күбесе үзләренең туган телен татар теле дип атады. Маматҗанов Ихтияр әтисе тадҗик, әнисе татар икәнен,ә үзенең туган теле татар теле икәнен әйтте. “Мин татар телен бик яратам,”- дип өстәде. Муллаянов Руслан туган теле татар теле булса да, татарча авыррак сөйләшүен, ләкин туган телен бик тырышып өйрәнәчәген әйтте.
Табышмакларга җаваплар таптык,мәкальләр өйттек.