Шигырь конкурсы"Халкымның үлемсез батыры"
Китапханәче башта “ Халкымның батыр улы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды.
Жюри составына Ак-Чишмә мәктәбе укытучылары Сабирзянова Х.Ф., Гарифзянова Ф.Р. сайлап куелды.
Укучылар сәнгатьле итеп Муса Җәлил шигырьләрен яттан сөйләделәр . Укучылар чыгышыннан соң, жюри конкурска йомгак ясады.
Жюри нәтиҗәләр чыгарган арада китапханәче Муса Җәлилнең кызы Чулпан, Чулпан кызы Таня, Таня улы Мишаның фотосурәтләре, язмалары белән таныштырды.Конкурсның җиңүчесе- беренче сыйныф укучысы - Гаптельхаев Алмаз булды.
Һәр катнашучыга мактау кагәзе, истәлекле бүләк тапшырылды.