Шигырь конкурсы"Халкымның үлемсез батыры"
Китапханәче башта “ Халкымның батыр улы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды.
Жюри составына Ак-Чишмә мәктәбе укытучылары Сабирзянова Х.Ф., Гарифзянова Ф.Р. сайлап куелды.
Укучылар сәнгатьле итеп Муса Җәлил шигырьләрен яттан сөйләделәр . Укучылар чыгышыннан соң, жюри конкурска йомгак ясады.
Жюри нәтиҗәләр чыгарган арада китапханәче Муса Җәлилнең кызы Чулпан, Чулпан кызы Таня, Таня улы Мишаның фотосурәтләре, язмалары белән таныштырды.
Һәр катнашучыга мактау кагәзе, истәлекле бүләк тапшырылды.