“Арчаның моң чишмәсе” исемле китап күргәзмәсе
7 март көнне Арча районының Курса-Почмак авылында туып үскән Татарстан Республикасының халык артисты, танылган җырчы Шамил Әхмәтҗановка 85 яшь тула. Шул уңайдан китапханәбездә “Арчаның моң чишмәсе” исемле китап күргәзмәсе эшли. Китап укучылар Шамил Әхмәтҗановның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныша алалар. Шамил Әхмәтҗанов: “Мин – Тукай кебек туры сүзле малай” исемле мәкаләне укып, җырчының бөек шагыйрь Габдулла Тукай иҗатына, туган якка булган мәхәббәте хакында белә алалар. Шамил Әхмәтҗановның кызы Чулпанның әтисенә биргән бәяләмәсе, Гариф Ахуновның Шамил Әхмәтҗанов хакында язган мәкаләсе белән танышырга мөмкин.