Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Мин сезнең белән – җырларымда” исемле китап күргәзмәсе

     Татар композиторы Салих Сәйдәшевнең тууына 125 ел тулу уңаеннан “Мин сезнең  белән – җырларымда” исемле китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшевнең тормыш юлы, иҗаты, аның иҗади мирасының язмышы, Салих  Сәйдәшев көй язган җырлар белән танышырга була. Сара Садыйкованың Сәйдәш маҗаралары турындагы истәлекләрен, Гөләндәм туташ хыялындагы мәңге яшь Сәйдәш һәм Сәйдәш дәвере  хакындага газета язмаларын укырга була.