Популяр җырлар авторы Алисә Хисматуллинаның бенефисы «Саекмасын иҗат чишмәгез”
Китапханәче популяр җырлар авторы, "Яңа исем" иҗат лабораториясе катнашучысы Алисә Хисматуллинаның тормышы иҗаты белән таныштырды. Алисә Хисматуллинаны әнисе Минзалия, туганнары, дус кызлары, авылдашлары котлады. Алисә аларга үзенең шигырьләрен, яңа гына басылып чыккан "Синле дөньям" китабын бүләк итте. Һәрбер чыгыш матур җырлар белән үрелеп барды.