Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Хәзинәле гомер” кычкырып укулар сәгате

      Арча районыннан чыккан күренекле язучы  Гариф Ахуновның тууына  100 ел тулу уңаеннан киң катлау китап укучылар өчен оештырылган кычкырып укулар сәгатендә китапханәче "Без бит Арча яклары" исемле  китап  күргәзмәсенә күзәтү ясаганда  татар халык язучы Гариф Ахуновның тормыш юлы, иҗаты, Ахун чишмәсе турындагы мәгълумат  белән танышырды.  Ахунов турында күренекле шәхесләрнең истәлекләре, Гариф ага үзе исән чакта газета битләрендә урнаштырылган әңгәмәләре, шәхси архивындагы фотосурәтләре белән танышырды, яраткан язучыбызның рус теленә тәрҗемә ителгән әсәрләрен тәкъдим итте. Тукай премиясенә лаек булган “Хәзинә” романын укырга чакырды. Гариф Ахуновның әсәрләреннән өзекләрне кычкырып укыдык.