Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“АРЧА ЯГЫ БИГРӘК МАТУР” дип исемләнгән китап күргәзмәсе

     1930 елның 10 августында Арча районы оештырыла. Тиздән  Арча районы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан китапханәбездә “АРЧА ЯГЫ БИГРӘК МАТУР” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Китап укучылар Арча районының тарихы, аның данлыклы кешеләре, Арча ягы турындагы җырлар,  Арча районының истәлекле урыннары  һәм музейлары белән таныша алалар. Арча радиосы аша алып барылган “Арча ягы – данлы төбәк” проекты тапшыруларында яңгыраган якташ язучылар турындагы аудиоязмаларны тыңлый алалар.