“Гаилә нигә кирәк?” дигән темага әкият иленә сәяхәт
Китапханәдә мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече мәктәп яшендәге китап укучылар белән “Гаилә нигә кирәк?” дигән темага әкият иленә сәяхәт оештырдык. Кече мәктәп яшендәге китап укучылар күрсәтелгән темага туры килерлек итеп бик матур эчтәлекле әкият эзләп тапты, аннары бөтен әкиятләрне дә кычкырып укыдык. Мәктәпкәчә яшьтәге китап укучылар аудио язмалы “Өч кыз” әкиятен тыңладылар, “Кайсы кыз әйбәт?” дигән сорауга җавап таптылар.
Валиев Айзат әкиятләрне аеруча сәнгатьле итеп укыды.
Җиңүчеләргә призлар , катнашучыларның һәрберсенә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичә азагында китап укучылар “Әкият геройларын эзләп тап” исемле өстәл уенын уйнадылар.
Аннары укучылар китап белән файдалану кагыйдәләрен кабатладык.