“Иминлекне үзебез саклыйк!” дип аталган танып-белү сәгате
Ак-Чишмә китапханәсе кечкенә китап укучылар белән “Иминлекне үзебез саклыйк!” дип аталган танып-белү сәгате уздырды. Китап укучылар белән “Сабантуй” журналының битләре буенча сәяхәткә чыктык. “Юл йөрү кагыйдәләре”, “Юл билгеләре”, “Җәяүлеләр өчен кагыйдәләр”, “Автобустан төшкәч”, “Кайда уйнарга”, “Велосипедта йөрү кагыйдәләре” дигән станцияләрне үттек. Станцияләр арасында мавыктыргыч уеннар уйнадык: машиналарны тиешле урыннарга алып бардык, тиенгә кайтырга ярдәм иттек, бергәләп башваткычлар чиштек.