“Тормыш көчлене сындырмый” дип исемләнгән күргәзмә-юбилей
2025 нче елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты булган шагыйрь Рәниф Шәриповка 30 нчы май көнне 75 яшь тула. Шул уңайдан китапханәбездә “Тормыш көчлене сындырмый” дип аталган күргәзмә-юбилей ачылды. Китап укучылар шагыйрь Рәниф Шәриповның тормыш юлы, иҗаты, аның турындагы газета-журналларда басылган язмалар белән таныша алалар.