Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Һөнәрленең кулы алтын” исемле һөнәр сайлау сәгате

    Акчишмә китапханәсендә “Һөнәрленең кулы алтын” исемле һөнәр сайлау сәгате узды. Китапханәче “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс” исеме астында эшләүче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Китап укучылар һөнәрләр сайлау бенча бик күп файдалы киңәшләр ишеттеләр, Арча районында бүгенге көндә нинди һөнәр ияләре кирәклеген, лицей һәм техникумнарда укуның өстенлекле якларын ишеттеләр, һөнәрләр турындагы буклетлар белән таныштылар.

      Китапханәче тегүче һөнәре турында сөйләде, төрле төр тукымалар белән эшләү кагыйдәләрен белделәр, электр тегү машинасы һәм инә-кайчы белән эшләгәндә хезмәтне саклау буенча беренчел инструктажны үттеләр. Китап укучылары үзләре тегү машинасы белән эшләп карадылар.