Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Без саклыйсы хәзинә!” исемле очрашу-кичә

    26 апрель – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне һәм Татарстанда Туган тел көне. Шул уңайдан Ак-Чишмә китапханәсендә “Без саклыйсы хәзинә!”  исемле очрашу-кичә узды. Китапханәче бөек шагыйребезнең язмышы, иҗаты белән таныштырды. Китап укучыларга Тукайның әтисе ягыннан шәҗәрәсе, Тукайча татар кодексы белән танышырга тәкъдим итте. Шайхетдинова Гөлүсә туган тел ул без сакларга тиешле хәзинә икәнен аңлатты, сәнгатьле итеп Габдулла Тукайның шигырьләрен укыды. Мөхәммәтдинова Халидә һәм  Сабирҗанова Хәлимә китап укучыларны үзләре иҗат иткән шигырьләр белән таныштырдылар.

    Кичә “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.