“Әткәй-әнкәй – пар канатым” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе
Акчишмә башлангыч мәктәбе Акчишмә авылы китапханәсе белән берлектә “Әткәй-әнкәй – пар канатым” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уздырды. Бәйрәмгә бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре, әбиләре дә чакырылган иде, аларга бүләкләр тапшырдык. Кичә җырлар, биюләр, нәфис сүз белән үрелеп барды. Китап укучыларга “Безнең авыл батырлары”, “Бөек Җиңү хәтердә”, “Яшәү чыганагы, тормыш яме – Әнкәй, Хатын-кыз” исемле китап күргәзмәләренә күзәтү ясалды.