Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Фольклор сәгате “Иске сандык серләре”

   Киң катлам китап укучылар өчен “Иске сандык серләре” исемле фольклор кичәсе уздырдык. Кичәбезне татар халык иҗатына багышладык. Китапханәче татар халык иҗатының баганалары белән таныштырды, “Без саклыйсы хәзинә” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Китап укучылар серле сандыкны ачу өчен табышмакларның  җавапларын  әйттеләр, сандыктан китапларны сайлап алып, китап эченә салынган биремнәрне үтәделәр. “Кем белә?” исемле уенны уйнаганда китап укучылар татар халкының сынамышлары, санамышлары, тизәйткечләре, алдавычлары, мавыктыргычлары белән таныштылар.