Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Вакыт рельслары буйлап тормыш трамвае тәгәри “ исемле китап күргәзмәсе

     “Вакыт рельслары буйлап тормыш трамвае тәгәри “ исемле китап күргәзмәсе язучы Рашат Низаминың тууына 75 ел тулу уңаеннан төзелде.  Китап күргәзмәсендә Рашат Мияссәр улы Низамиев -  шагыйрь, язучы, киң кырлы талант иясе буларак ачыла. Язучының тормышы һәм иҗаты белән “Татарстан язучылары – әдәби премия лауреатлары” исемле китаптан танышабыз.

         Беренче татар балеты «Шүрәле»нең авторы – яшьли Ватан сугышы кырында ятып калган композитор Фәрит Яруллин турындагы роман-хроника исә әдип иҗатының зур бер уңышы итеп бәяләнә. 2000 елда Татарстан китап нәшриятында «Ут һәм җыр» исеме белән әсәрнең тулыландырылган яңа басмасы дөнья күрә. Әлеге әсәре өчен ул 1992 елда Татарстан Язучылар Берлегенең Ш.Маннур исемендәге әдәби премиясе белән бүләкләнә.

    Рашат Низамиевның соңгы еллардагы иҗат уңышларыннан тагын бер әсәре – XX йөз төрки дөньясының ике мәшһүр шәхесенә багышланган, кайчандыр совет режимыннан качып Төркиягә китәргә мәҗбүр булган әдип Гаяз Исхакый белән, Төркиядән качып «хөр тормышлы» совет канаты астына сыенган төрек шагыйре Назыйм Хикмәтнең гыйбрәтле язмышлары фонында гаять тә үткен коллизияле, сәяси-публицистик яңгырашлы эчтәлеккә ия булган «Ике мөһаҗир» поэмасы.

      Поэзия һәм проза жанрларыннан тыш Р.Низамиев - публицист, әдәби тәнкыйтьче.

        Аңа 1992 елда «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

Р.Низамиев – 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

        2009 елда язучы “Тормыш трамвае” исемле китабы өчен Татарстан Язучылар Берлегенең Һ.Такташ исемендәге әдәби премиясенә лаек була.

2023 елда вафат була.

      Күргәзмәдә шулай ук язучының “Җәлил белән очрашу” исемле язмасы, “Талант Ходай тарафыннан бирелә” исемле Разил Вәлиевның Рашат Низами белән әңгәмәсе белән танышырга була.