Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Шигырь кичәсе ”И, моңлы туган телем!”

     21 февраль – Халыкара Туган тел көне. Китапханәче бу бәйрәмнең килеп чыгышы һәм әһәмияте турында сөйләде. Туган телебезне камил белү өчен аның тархын яхшы белергә, татар халык авыз иҗаты белән тирәннән таныш булырга кирәк икәнен аңлатты. Аннары шагыйрьләребезнең туган тел турындагы матур шигырьләрен кычкырып укыдык:

Мөхәммәтдинова Халидә – Габдулла Тукайның “Туган тел”,

Галиахметов Ислам – Нур Әхмәдиевнең “Мин бит татар малае!”,

Сабирҗанова Хәлимә – Фәнис Яруллинның “Сүз һәм без”,

Камалова Альбина – Сания Әхмәтҗанованың “Туган тел ул бердәнбер”

Гөлия Салихҗанова – Лена Шагыйрьҗанның “Туган телгә мәдхия” шигырьләрен.

Кичә Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

 Работала книжная выставка "Тел дигән дәрья бар".