Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

«Батырларны барлыйбыз» исемле хәтер сәгате

      Башта совет сугышчыларының Сталинград сугышында күрсәткән батырлыклары белән таныштык. Вокзал бинасының унөч тапкыр совет солдатларыннан фашистлар кулына күчүе, солдатлар Сталинградны дошманга бирмәве, Бөекбритания короле Георг IV җиңелмәс сталинград солдатларына кылыч бүләк итүе хакында сөйләштек. Танылган татар язучысы,  фронтовик Нәби Дәүлинең аяныч язмышы белән таныштык. Нәби Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында”  исемле документаль повестеннән өзекләрне кычкырып укыдык.