"Казан утлары" яктысында" исемле очрашу кичәсендә катнашу
"Казан утлары" әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси журнал хезмәткәрләренең Арча үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче "Каурый каләм" әдәби-иҗат берләшмәсенә йөрүчеләре белән очрашуы бик җылы узды. Вакыйф Нуриев, Рафис Корбан, Алинә Хәбибуллина журналның тарихы, яңалыклары белән таныштырдылар, үзләренең киңәшләрен бирделәр.