Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Викторина " Гомерем минем моңлы бер җыр иде"

Уен  барышында Муса Җәлилгә багышланган “Көчле рухлы каһарман” исемле китап күргәзмәсе белән таныштык. Җәлилчеләр  башкарган батырлык турында сөйләштек, яшьләр викторина сорауларын алды. Яшьләр сорауларга җаваплар эзләгән арада китапханәче Моабит дәфтәрләре, аның тарихы, Җәлилнең соңгы васыяте белән таныштырды."Мәйдан! журналының икенче номерыннан Әминә Җәлилованың Моратовка,А.Фадеевның Әминә ханыма, Ә.Ерикәйнең Моратовка язган хатларын укыдык. Аннары яшьләр викторина сорауларына җаваплар әйттеләр. Авыл халкына Идел буе федераль университеты студентлары Муса Җәлил тормышы һәм иҗаты буенча тирән белемле булуларын күрсәттеләр