Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Әдәби сәгать “Тукайча татар кодексы иҗатчысы”.

    15 июль көнне татар шагыйре Зиннур Мөҗип улы  Мансуровка 75 яшь тула. Шигърияттән тыш, Зиннур Мансуров әдәби тәнкыйть һәм очерк жанрларында да уңышлы иҗат итә. Аның әдәбият һәм сәнгать кешеләре һәм аерым проблемалар турында дистәләрчә мәкалә, очерклары бар. 1995-2015 елларда — «Мәдәни Җомга» гәзитенең алыштыргысыз баш мөхәррире. "Җәрәхәтле йөрәк җылырак" һәм "Күңелдә фидаи яшәсә" китаплары өчен 2009 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. “Тукайча татар кодексы” проектының авторы һәм башкаручысы - Зиннур Мансуров. Бөек шагыйребез Тукай иҗаты нигезендә әзерләнгән әлеге хезмәт - яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияли алырлык киңәш-кагыйдәләр тупланган Тукай васыяте. “Тукайча татар кодексы иҗатчысы” исемле әдәби сәгатьтә катнашучылар шагыйрьнең тәрҗемәи хәле, иҗаты белән таныштылар.

       “Тукайча татар кодексы иҗатчысы” исемле китап күргәзмәсе эшләде.