Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Балалар өчен спорт бәйрәме “Сәламәт булсын тәнегез – көр булсын күңелегез”

       Максаты : Балаларда үзара дуслык хисе тәрбияләү, спортка мәхәббәт тәрбияләү.

       Башта балаларны- “Сәламәтлек – тормыш нигезе” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырдым. Балаларны күбрәк вакытларын саф һавада үткәрергә, хәрәкәтчән уеннар уйнарга, күбрәк физик эш эшләргә чакырдым.

      Спорт бәйгесенә килгән  балалар бадминтон  уйнауда ,обруч әйләндерүдә, скакалка сикерүдә, туп атуда көч сынаштылар, күмәк уеннар уйнадылар.

      Җиңүчеләр һәм катнашучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.