Балалар өчен “Бәллүр сулы чишмәбез, суын эчми үтмәгез” исемле экология сәгате
Максаты: Тирә-юнь мөхитне саклауның әһәмиятен аңлату, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Башта 2017 нче елның Татарстанда экология һәм иҗтимагый киңлекләрне саклау елы икәнен кабатлап үттек.
Балалар белән табигать күренешләре турында, һәрбер әйбернең үзара бәйләнеше хакында сөйләштек. Шушы бердәмлекнең өзелүе нинди аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнлеген билгеләп үттек.
Тирә-юнь мөхитне саклау, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү өчен нәрсәләр кирәклеге турында сөйләштек. Сулыклар, андагы тереклек ияләре, аларны саклау турында сөйләштек, сулыкларны саклау кагыйдәләрен атадык.
Ак-Чишмә авылының Зарыйф чишмәсенә барып, тирә-юньне чистарттык.