Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Балалар өчен “Әдәп төбе – матур гадәт” исемле мәгълумати-белешмә сәгать

Максаты: Балаларда әдәплелек , кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү .

Башта “Мәрхәмәтле сүз эретсен күңел бозын” исемле китап күргәзмәсе белән таныштык.

“Тәмле сүз” Әдәпле булу серләре-Казан:ТКН-2013-38б. китабыннан Әминә  Бикчәнтәеваның ”Тәмле сүз” , Батулланың “Шапшакларны бака ялый”, Дәрдемәндның “Гали”исемле хикәяләрен укыдык. Әдәпле булуның  ничек икәнен билгеләдек,тупас сүз башкаларның күңелен рәнҗетә алуын әйтеп үттек. Шул китапның 24,25 нче битләреннән табын әдәпләрен  укып аларга аңлатмалар бирдек, үзеңне һәр җирдә дә тәрбияле, әдәпле тоту кирәклеген сөйләштек. Нинди сыйфатлар кешенең әдәпле икәнен күрсәтә, кайсылары тәрбиясез икәнлекне белдергәнне  атадык.

Әдәплелек турында мәкальләр белән таныштык.

Соңыннан “Иң матур сүз” - Казан:ТКН-2015 китабыннан әдәплелек турындагы шигырьләрне балалар үзләре кычкырып укыдылар.