Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Үткәннәрдә - безнең киләчәк” исемле тарихи көн

    Безнең китапханә Ташкичү  җирлегенең шифалы суы, унсигезенче гасырга караган тарихи истәлекләре белән данлыклы Перцовлар яшәгән урында – Хотня авылында “Үткәннәрдә -  безнең киләчәк” исемле тарихи көн уздырды. Без Хотня авылының тарихын барладык, мөмкин булганча һәр мәгълуматның чыганагын күрсәтергә тырыштык, андагы истәлекле урыннар белән таныштык, районыбызның күренекле шәхесләре Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин, Вәнил Вәкил улы Аскаровларның бу тарихи урынны күтәрүдә күрсәткән тырышлыкларын да билгеләп үттек,  эш тәҗрибәбез белән уртаклаштык.