“Җырлы чишмәләр иясе” исемле китап күргәзмәсе
Киң катлам китап укучылар өчен татар ономастикасы, топонимиясе һәм гидронимиясе өлкәләрен өйрәнгән, педагоглар әзерләгән олуг галимә, филология фәннәре докторы , профессор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе Фирдәвес Гарипованың тууына 80 ел тулу уңаеннан “Җырлы чишмәләр иясе” исемле китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә галимәнең тормыш юлы, хезмәт баскычлары, Фирдәвес Гарипова иҗат иткән бик күп китапларның кайберләре белән танышырга мөмкин.