“Ришвәтчелек- золым” дип исемләнгән хокук сәгате
Максаты: Коррупциянең актуаль тема икәнлеген аңлату, аңа каршы көрәш чараларын билгеләү, Бердәм Дәүләт хезмәтләре порталы белән таныштыру.
9 декабрь- Коррупциягә каршы бөтендөнья көрәш көне. Ришвәтчелек - актуаль тема. Россия Президенты В.В. Путин аңа каршы киң колачлы көрәш җәелдерде. Хокук сәгатендә катнашучылар бер үк сүзне әйтте: ришвәт бирү – үзеңне алдау ул! Беренчедән , бу законсыз гамәл, икенчедән, намус ришвәткә караганда кыйммәтрәк. Ришвәтчелеккә каршы “ялган детекторлары” файдаланып түрәләрне тикшерүләре хакындагы язмалар белән таныштык, көнкүреш коррупция хакында җанлы әңгәмә оештырдык. Әңгәмә барышында 273 нче номерлы Федераль закон һәм аның өстәмәләре белән таныштык. ТР Мәгариф һәм министрлыгындагы ышаныч телефонының номерлары белән таныштык. Коррупциягә “юк!” дип әйтү өчен 10 сәбәпне атадык, төрле җәмәгать урыннарында ришвәтчелек белән очрашканда үз-үзеңне ничек тотарга икәнлеге турында сөйләштек, берничә төрле ситуацияне тикшердек. Сәгать азагында Сабирзянова Хәлимә Бердәм Дәүләт хезмәтләре порталына кереп, анда нинди хезмәтләр башкарырга мөмкинлеген аңлатты.