Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Белешмә - мәгълумати сәгать "СПИД - замана чире"

    Максаты: Өлкән мәктәп яшендәге китап укучыларны кешелек өчен наркомания, токсикомания, СПИД кебек афәтләрнең ничек  куркыныч булуын аңлату; аларга каршы тору көче тәрбияләү, аларны сәламәт яшәү рәвеше алып баруга өндәү.Китапханәче “ВИЧ берәүне дә аямый” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды. Аеруча укучыларның игътибарын “Арча хәбәрләре” газетасында чыккан ”Күрешүдән курыкма” исемле язмадагы Арча районы үзәк хастаханәсе врач - эпидемиологы Чулпан  Ситдикова белән булган әңгәмәгә юнәлтте. Китапханәченең: “СПИД нәрсә ул? Бу сүзне кайда булса да ишеткәнегез бармы?,”- дигән соравына укучыларның фикерләре тыңланылды. 1 декабрь  Бөтендөнья СПИДка каршы тору көне икәнен ассызыклап үттек. Китапханәче  ВИЧ һәм СПИД сүзләренә тулы аңлатма бирде, ВИЧ вирусы организмда нинди реакцияләр китереп чыгаруын билгеләп үтте, нинди юллар белән күчүен аңлатты, СПИД буенча статистика мәгълүматлары белән таныштырды. “Беренче декабрь халыкара СПИДка каршы көрәш көне итеп билгеләп үтелә, аңлаганыгызча, бу мәсьәлә дөньякүләм масштабларга ия. Без һәрберебез бу турыда белеп торырга, иптәшләребезгә дә аңлатырга тиеш. СПИД күпчелек очракта наркоманнар юлдашы. Сезнең тормышта наркотикларга, шулай ук очраклы җенси контактларга урын булмаска тиеш. Киресенчә, булган буш вакытны без спорт белән шөгыльләнеп, китап укып уздырырга тиеш. СПИД  әлегәчә өйрәнелмәгән чир, аннан дәвалану юк, шуңа күрә бу чир йогарга мөмкин урыннардан һәрберегез ерак булырга тиеш,”- дип сөйләде  китапханәче. “СПИД: бояться не нужно, нужно знать” исемле электрон презентация белән таныштык. Ахырдан “Мин ВИЧ һәм СПИД турында нәрсәләр беләм?” исемле анкета сорауларына җавап бирдек. Шунысы куанычлы, укучылар анкетаның 14 соравына тулы һәм дөрес итеп җаваплар биргәннәр.