Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Бердәмлектә көч!” исемле тәрбия сәгате

     4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне, ул тирән рухи мәгънәгә ия, безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Шушы бәйрәм уңаеннан Ак-Чишмә мәктәбе Ак-Чишмә китапханәсе белән берлектә “Бердәмлектә көч!” исемле тәрбия  сәгать уздырды.

   Китапханәче “Бердәмлектә көч!” исемле китап күргәзмәсе белән  таныштырды, укытучы Сабирҗанова Хәлимә бу бәйрәмнең тарихын сөйләп үтте. Китап укучылар  авылыбыз тарихы белән бәйле булган, карточкаларга язылган сорауларга бергәләп җаваплар таптылар.