Күргәзмә- юбилей "Еракка китеп кара"
Мөдәррис Әгъләмов 1946 елның 13 октябрендә Татарстанның Зәй районы Биш Субашы авылында туган. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1974 елдан Казанда яши һәм язучы-профессионал сыйфатында әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә. Ул - А.Алиш исемендәге әдәби премия, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Татарстанның халык шагыйре» дигән мактаулы исем иясе. 2006 елда вафат була. Шагыйрьнең “Кайтым барам” исемле шигырен https://www.instagram.com/p/CVfBwIHFq96/?utm_medium=copy_link ссылкасы аша кереп тыңларга тәкъдим итәм.