“Минем әти- минем горурлык” исемле тәрбия сәгате
17 октябрь - Бөтенроссия Әтиләр көне. Шушы бәйрәм уңаеннан Ак-Чишмә мәктәбе Ак-Чишмә китапханәсе белән берлектә “Минем әти- минем горурлык” исемле тәрбия сәгать уздырды.
Китапханәче “Минем әти- минем горурлык” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды, китап укучыларга кычкырып Салават Рәхмәтуллинның “Ауга – әти белән”шигырен, Заһирә Гомәрованың ”Әтисе җибәрмәде” исемле хикәясен кычкырып укыды. Укытучы Гарифуллина Фәния Габделхәева Алинәнең әтисенә корт карашканы турындагы “Мин – әти кызы” һәм Арасланова Әмирәнең “Сыерчык оясын әти белән бергә ясыйбыз” исемле электрон презентацияләре белән таныштырды. Китап укучылар “Әтием –батырым” исемле рәсем конкурсына ясап алып килгән рәсемнәре белән таныштырдылар.