Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

"Ватан кайдан башлана" Мәдәни дәрес

      Максаты: Кече мәктәп яшендәге   китап укучыларга  татар халкының нинди мәдәниятлы халык икәнен аңлату, аларда милләт пәрвәрлек хисләре уяту , республикабыз турында кызыклы мәгълуматлар җиткерү .

Башта “мәдәният “ төшенчәсе үз эченә нәрсәләрне ала, шулар хакында сөйләштек,  һәр яктан мәдәниятлы кеше үзе яшәгән төбәк турында барысын да белергә тиеш икәнлекне төшендердек.

Үзебезнең республика, аның символикасы,президенты, истәлекле урыннары, башкаласы Казан хакында сөйләштек.Укучылар җәйге каникулда Казанның нинди истәлекле урыннарында булганнарын атадылар. Мәдәни дәресләрдә без бергәләп укыячак “ Мавыктыргыч Татарстан” китабыннан республикабыз турында укыдык.

Дәрес бик мавыктыргыч булды, укучыларга бик ошады.